ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә полиция лейтенанты Иван Емельянов белән берлектә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен чара оештырылды.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә стажировка мәйданчыгы узды, анда инсульттан соң затларны комплекслы тернәкләндерү турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.


3
ноябрь, 2024 ел
якшәмбе

3 ноябрьдә Түбән Камада «Әти+Мин» II республика чемпионаты финалы узды. Анда Татарстанның төрле почмакларыннан әтиләр һәм уллар командалары катнашты. Алар спорт, интеллектуаль һәм иҗади дисциплиналарда көч сынаштылар.


2
ноябрь, 2024 ел
шимбә

2 ноябрьдә Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты кысаларында чираттагы ведомствоара консилиум узды.

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Гөлнара Кәримова «Мирас-Наследие» лагеренда «Дуслык китабы» исемле беренче әдәби смена ачылышында катнашты.

Югары Ослан районында көзге каникул вакытында профилактика субъектлары вәкилләре катнашында ведомствоара рейдлар оештырылды.

Ягып җылыту сезоны башлану белән Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район эксплуатация-газ хезмәте вәкилләре һәм янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган 12 гаиләне тикшерделәр. Чара җылылык һәм энергетика ресурсларын куллануга бәйле мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне булдырмауга юнәлдерелгән иде.

Кичә ведомствоара онлайн-семинар узды, ул психоэмоциональ җәрәхәтләр алган балаларга ярдәм итү темасына багышланган иде. Чарада педагог-психологлар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, шулай ук тәрбия һәм мәгариф оешмаларының балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча директор киңәшчеләре катнашты.

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы балигъ булмаган балалар «Яңа гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәгендә булдылар. Анда балаларны бәйрәмгә багышланган кызыклы чара көтә иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International