«Шәфкать» үзәгенең «Туган кешеләр» клубында гаиләләрнең эмоциональ иминлеге өчен дәрес үткәрделәр

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

«Туган кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Кама районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт алучы гаиләләрдән булган өлкәннәр өчен «Хисләрне иреккә чыгарабыз» дип исемләнгән дәрес үткәрде. Чараның максаты – катнашучыларны үзләренең эмоциональ халәтләрен тигезләү ысулларына өйрәтү.

Дәрес башында психолог катнашучыларга уен-активатор тәкъдим итте. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, катнашучыларның 100 % якыннарының мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын тулысынча белми, бу еш кына гаиләдәге аңлашылмаучанлыкка һәм конфликтларга китерә.

Якыннар белән аралашуның деструктив формаларын профилактикалау максатларында Наталья Емельянова конфликтлы ситуацияләрдә эмоциональ күтәрелешләрне минимальләштерергә мөмкинлек бирә торган методларны күрсәтте. Катнашучылар барлык күнегүләрнең дә файдалы булуын билгеләп үттеләр. Психолог барысына да «Күңелдәге кояш» белешмәлекләрен таратты.

Дәрес гаиләләрдә эмоциональ иминлекне ныгытуга мөһим адым булды, шулай ук якыннар арасында аралашуда җылырак һәм ярдәмчел атмосфера тудыруга ярдәм итте.

«Туган кешеләр» клубы дәресләре «2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү» юнәлеше буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында, Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчаларына сатып алынган җиһазларны кулланып үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International