Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр блокададагы Ленинградта яшәүче ветеран Вил Хәсәнов янына бардылар. Чара «Татарстан балалары» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, игелек һәм шәфкатьлелек акциясе формасында узды.
Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә ачык ата-аналар көненә социаль яклау бүлеге җитәкчесе һәм Республика матди ярдәм үзәге бүлеге директоры чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче чакырылыш депутаты Наил Залаков эш визиты белән Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Гүзәл Каюмова озата йөрде.
Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында, махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә ярдәм күрсәтү максатыннан, Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм коллектив азык-төлек җыелмалары әзерләде, солдатларга хатлар һәм открыткалар язды.
Балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны кисәтү кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Алевтина Коровина 26 яшүсмер өчен мавыктыргыч социаль уен-навигатор үткәрде.
Югары Ослан районында социаль яклау бүлеге, «Өмет утравы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, шулай ук Югары Ослан муниципаль районы буенча күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлеге белгечләре катнашында рейд булды.
Бүген Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хисләр палитрасы» арт-студиясенең яңартылган иҗади остаханәсендә чираттагы ачык гаилә / ата-аналар көне узды.
25 февральдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды.
25 февральдә Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә (Шмидт урамы, 48б филиалында) гаилә көне кысаларында ата-аналар белән очрашу узды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәре Лариса Отставновага һәм Мәхмүт Галиәхмәтовка «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырылды.