Югары Ослан районында социаль яклау бүлеге, «Өмет утравы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, шулай ук Югары Ослан муниципаль районы буенча күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлеге белгечләре катнашында рейд булды.
Ата-аналар белән мич җиһазларын, җылылык генерацияләү җайланмаларын, көнкүреш һәм газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрделәр. Шулай ук автоном янгын хәбәрчеләрен эксплуатацияләү буенча аңлату эшләре башкарылды.
Ата-аналарга һәм балаларга үз куркынычсызлыгына игътибарлы булу фаҗигале хәлләрне булдырмаска ярдәм итәчәген искәрттеләр.
Шулай ук социаль яклау бүлеге белгечләре тарафыннан социаль ярдәм чаралары турында аңлатмалар бирелде.