Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә ата-аналар көннәре уза

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

25 февральдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды.

Чакырылган эксперт Ольга Косинцева ата-аналар өчен шәхси консультацияләр уздырды. Шулай ук педагог-психолог Ирина Матвеева тренинг дәресе үткәрде, АФК инструкторы Александра Пензина ата-аналарга һәм яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү дәресе тәкъдим итте.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шундый ук чарага сәүдә-икътисад техникумы укучылары килгән иде. Алар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү турында файдалы мәгълүмат алдылар.

Юрист Гөлшат Кәримова мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәмгыятькә интеграцияләү өчен уңай шартлар тудыру турындагы мөһим мәгълүмат белән уртаклашты, үзәк тәкъдим иткән хезмәтләр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International