Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында, махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә ярдәм күрсәтү максатыннан, Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм коллектив азык-төлек җыелмалары әзерләде, солдатларга хатлар һәм открыткалар язды. Җыелган ярдәм Бөгелмә шәһәренең «ГКС» предприятиесе территориясендә урнашкан гуманитар ярдәм складына тапшырылды.