Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче чакырылыш депутаты Наил Залаков эш визиты белән Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Гүзәл Каюмова озата йөрде.
Интернат-йорт директоры учреждение буйлап экскурсия үткәрде һәм интернат-йортның эшчәнлеге турында сөйләде. Кунаклар торак бүлмәләрдә, ашханәдә, актлар залында, социаль хезмәтләр күрсәтү кабинетларында булдылар һәм тәрбияләнүчеләр белән аралаштылар.
Тыл хезмәтчәннәре игътибарсыз калмады. Депутат аларны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады, юбилей медальләре һәм бүләкләр тапшырды.