«Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләр ветеранда кунакта булдылар

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр блокададагы Ленинградта яшәүче ветеран Вил Хәсәнов янына бардылар. Чара «Татарстан балалары» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, игелек һәм шәфкатьлелек акциясе формасында узды.

Ветеран балаларга үзе һәм ватандашлары кичергән авыр сынаулар турында сөйләде. Балалар хикәяне игътибар белән тыңладылар һәм көчле тәэсир астында калдылар. Вил Хәсәновка алар күңелгә үтеп керерлек шигырьләр әзерләделәр, сугыш җырын җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International