Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәре Лариса Отставновага һәм Мәхмүт Галиәхмәтовка «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырылды.
Район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, район социаль яклау бүлеге начальнигы Алина Матвеева, авыл җирлеге секретаре Альбина Абдрахимова, интернат-йорт директоры Тәнзилә Васильева өлкәннәргә иң изге сүзләрен җиткерделәр. Бүләкләү тантанасына җыелган интернат-йортта яшәүчеләр дә тыл хезмәтчәннәренә сугыш елларындагы фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.