Лениногорск районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Регина Фомина «Балачак куркынычсызлыгы – 2024» акциясе кысаларында социаль хезмәт алучыларның балалары белән «Юлда куркынычсызлык» темасына әңгәмә үткәрде.
Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, «Дари добро» оешмасы белән берлектә, инвалидлары булган гаиләләрнең проблемалы мәсьәләләре буенча ведомствоара түгәрәк өстәл оештырдылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.
Ел саен инвалидлар декадасы алдыннан Тукай районында «Бәллүр курчак» фестивале уза. Анда 3 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2025 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.
30 ноябрьдә Казан Ратушасында III Республика инклюзив балы узды. Бу социаль-мәдәни чара, анда 12 яшьтән 35 яшькә кадәрге инвалид һәм инвалид булмаган балалар һәм яшьләр катнашты.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкның иминлеген арттыруга юнәлдерелгән актив мәгълүмати эшен дәвам итә. Әлеге эшчәнлек кысаларында кешеләрнең игътибарын шәхси куркынычсызлык мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән һәм гадәттән тыш хәлләр, һәлакәтләр һәм янгыннар, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр санын киметүгә юнәлдерелгән мультимедиа продукция эшләнгән.
Декабрь ае безнең илдә гадәттәгечә инвалидлар декадасыннан башлана. Ул 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Бу – шәфкатьлелек һәм толерантлык күрсәтергә, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм кулы сузарга чакыручы үзенчәлекле көн.
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында шәһәр прокуроры Тимур Фатыйхов пенсия һәм социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Һәр пәнҗешәмбе көнне Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре озатуында көндезге тору төркеме робот техникасы дәресләренә йөри. Уку педагогика көллияте базасында уза.