«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» отряды волонтерларына кушылды

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар елы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр каникул вакытында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» отряды волонтерларына кушылдылар.

Волонтерлар белән бергә балалар маскировка челтәре үрделәр. Приютта тәрбияләнүчеләр челтәр үрү алымнарын һәм кагыйдәләрен үзләштерделәр, бергәләп һәм энтузиазм белән эшләделәр.

Бу ярдәм балаларда җаваплылык, гражданлык активлыгы һәм патриотлык кыйммәтләрен формалаштыруга бер адым булды. Балалар аларның кечкенә өлеше сугышчыларны җиңүгә якынайтачак дип ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International