Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру һәм скрининглар узу өчен медицина учреждениеләренә илтү дәвам итә. Чаралар «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
2025 елда Лениногорск районында чаралар белән өлкән яшьтәге 980 гражданны колачлау планлаштырыла. Беренче кварталда медицина учреждениесендә 277 кеше булган инде.