X Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы 2025 елның 15–18 сентябрендә Сириуста узачак.
БХСА кысаларында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге өлкәсендәге белгечләр хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән перспектив карарлар, яңа технологияләр һәм эшләнмәләр буенча алдынгы тәҗрибә уртаклаша алалар.
Юбилей форумында ун меңгә якын катнашучы көтелә, чит ил кунаклары, җитештерү, консалтинг компанияләре һәм индивидуаль саклану чаралары җитештерүчеләр күргәзмәсендә катнашучылар санын арттыру планлаштырыла.
Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы темасы «Халыкны саклау – тотрыклы үсеш гарантиясе» булачак.
Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасын оештыручы – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, оператор – Росконгресс фонды.
Рәсми сайт: http://rusafetyweek.com.