«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә актив озын гомерлелек принципларын тормышка ашыруга зур игътибар бирелә.
«Актив озын гомерлелек» программасының төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече «Күз өчен гимнастика» технологиясен тормышка ашыра. Белгеч социаль хезмәтләр алучылар белән өйдә укыту дәресләре үткәрә.
Күнегүләр үткәрү өчен махсус шартлар таләп ителми. Күз өчен гимнастика көн саен, көнгә бер тапкыр үткәрелә. Көтелгән нәтиҗә – күрү үткенлеген яхшырту, өлкән яшьтәге гражданнарның күрү сәләтен арттыру.