«Кайгырту» үзәгендә сугышчыларга мендәрләр ясарга ярдәм итәләр

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

Махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә ярдәм итү максатыннан Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы һәм «көмеш» волонтерлар армия мендәрләре өчен поролон кисәләр. Аларны «ТР десантчылар союзы» оешмасының төбәк бүлеге рәисе Юрий Суворов тәкъдиме буенча 2024 елның октябреннән әзерлиләр.

«Кайгырту» үзәгенә ярдәмне Ксения Римляныни храмы каршындагы «Ксения» гуманитар үзәге күрсәтә. Кирәкле материалларны үзләре дә, Яр Чаллы һәм Алабуга волонтерлары да бирә.

Сугышчыларның фикерләренә караганда, мендәрләр уңайлы һәм ял минутларында көчләрне торгызырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International