Социаль проект ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә көнкүреш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә. Инициативаның асылы йорт тәртибен мөстәкыйль рәвештә саклап калу авыр булган пенсионерларга хуҗалык буенча бушлай ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Программада элеккеге хәрби хезмәткәрләр – сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, Зәй «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнаша, алар «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучыларына ярдәмгә килергә әзер.
Проект «Шатлык» үзәге тарафыннан, Зәй районы ветераннарының (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә, гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты акчасына гамәлгә ашырыла.
Бу атнада өч социаль хезмәт алучыга йорт яны участогын җыештыруда, җиһазларны күчерүдә һәм сантехниканы ремонтлауда ярдәм күрсәтелде.
«Бер сәгатькә ул» социаль проекты өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм уңайлы картлык өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иҗтимагый инициативаларны уңышлы гамәлгә кертүнең ачык мисалы булып тора.