Әлеге уникаль проектның авторы Марат Ильясов биш айлык эш нәтиҗәләре белән уртаклашты. Комплекс Татарстанның дүрт районындагы биш торак пунктта булды инде. 130 кеше бушлай сәламәтләндерү-тернәкләндерү хезмәтләре алды. Узган җомгада белгечләр караган 20 пациенттан торган тагын бер төркем тернәкләндерү курсын 31 майга кадәр узачак.
1 июньнән 31 июльгә кадәр мобиль комплекс Баулы районының Кызыл Яр авылында, 1 августтан 30 сентябрьгә кадәр Ютазы районының Байрак авылында, 1 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр Бөгелмә районының Кече Бөгелмә авылында эшләячәк.