25 апрель көнне Тукай районының Күзкәй гомуми белем бирү мәктәбе «Җиңү диктанты» Бөтенроссия тарихи акциясен уздыру мәйданчыгы булды. Акциянең мактаулы кунагы Бөек Ватан сугышы ветераны Сәхабетдин Бәхтегәрәев булды. Авыл халкы һәм укучылар белән бергә ул, тарихка кабат кагылу, сугышның авыр елларын искә төшерү, тылда һәм фронтта җиңүгә ирешүчеләргә хөрмәт күрсәтү өчен, парта артына утырды.
Ветеранның мондый масштаблы чарада катнашуы – буыннар дәвамчанлыгы символы.