Җиңү көне алдыннан «МНКТ» ҖЧҖ генераль директоры Тимур Шәймиев исеменнән сугыш елларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Татарстан Республикасының барлык ветераннарына, балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына, Ленинград блокадасында яшәүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Компания вәкилләре Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән бергә һәр ветеранны шәхсән котладылар, уртак эшкә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.