Бүген, 29 апрель көнне, Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Үзәк сәүдә-икътисад техникумы студентларына үз ишекләрен ачты.
Үзәк юристы Голшат Кәримова студентларны учреждение эшчәнлеген җайга сала торган норматив документлар, шулай ук инвалидларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Аннары «Халыкның юридик грамоталылыгы» темасына кызыклы әңгәмә булды. Студентлар дискуссиядә актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокуклары белән бәйле төрле хәлләр турында мавыгып фикер алыштылар.