29 апрельдә Казан технология һәм дизайн көллияте базасында Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты кысаларында II Республика «Мөмкинлекләр фестивале» тәмамланды.
Фестивальдә 6 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән һәм мәгариф оешмаларыннан 30 кеше катнашты. Чара программасында 6 компетенция буенча биремнәр бар иде. Һәр катнашучы һөнәри күнекмәләрен, осталыгын күрсәтә һәм үзенең уникаль эшләнмәсен башкара алды. Барысына да сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды.