«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» 2023 елның 12 декабрендәге 565-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә эш бирүчеләр мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булуы турында мәгълүмат бирергә тиеш.
Закон таләбен «ЗАРЯ» АҖ бозган. 22 апрельдә Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы оешманың вазифаи затын РФ КоАП 19.7 маддәсендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм аңа кисәтү рәвешендә җәза билгеләргә карар чыгарды.