Минзәлә интернат-йортында бәйрәм концерты узды

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Бөек бәйрәм алдыннан «Нефтяник» 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләренең педагоглары белән Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында концерт программасы белән булдылар. Халык һәм персонал яшь артистларны җылы каршы алды.

Кунаклар күңелгә ятышлы әсәрләр башкардылар, совет халкына, илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Өлкәннәр һәм инвалидлар искиткеч концертны сокланып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International