«Өмет утравы» патриотик акцияләрдә актив катнаша

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

9 Май алдыннан бөтен ил буйлап Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган масштаблы чаралар уза. Шуларның берсе – «Җиңү тәрәзәләре» патриотик акциясе.

Акциягә Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм өйдә социаль хезмәтләр алучылар да кушылды. Акциядә катнашучылар үз фатирларының, йортларының тәрәзәләрен совет халкының фашизмны җиңүенә багышланган рәсемнәр, фотографияләр һәм язулар белән бизәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International