Бүген Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында өч тыл хезмәтчәне – Минесафия Баһавиева, Ксения Гурьянова һәм Фәһимә Батыршина яши. Җиңү көне алдыннан аларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Каюмова да килеп китте. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановтан котлау открыткалары, шулай ук бәйрәм җыелмаларын тапшырды.
Шулай ук социаль яклау бүлеге башлыгы махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучының әнисе Любовь Сальцинага лаеклы гражданин тәрбияләгәне өчен аерым рәхмәт белдерде.
Шул ук көнне Чистай медицина училищесының волонтерлар командасы шәфкатьлелек бүлегендә концерт куйды. Сәламәтлекләре аркасында концертка бара алмаучыларны волонтерлар бүлмәдә котладылар.