«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә булган яшьләр чираттагы дәрес кысаларында яңа технология – тукымага сублимацион рәсем бастыру белән таныштылар. Бу «Тату гаилә» үзәге җитәкчесе Наталья Кудряшова ярдәмендә мөмкин булды.
Тукымага сублимацион рәсем бастыру – буяу матдәсен югары температура тәэсирендә материалга күчерү ысулы. Дәрес барышында социаль хезмәт алучылар шуның белән шөгыльләнделәр дә.
«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырылган чараның максаты – сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне иҗади потенциалны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, заманча җәмгыять шартларында аларның актив тормыш позициясен формалаштыру юлы белән социомәдәни тернәкләндерүгә ярдәм итү.