ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан ярлылыкның түбән дәрәҗәсе буенча лидерлар рәтенә керә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында ярлылык дәрәҗәсе 4,6 %, ягъни 184,8 мең кеше тәшкил итә. Гомумроссия күрсәткече 8,5 % тәшкил итә. Республика 4 нче урынны алып тора (1 нче урында – Ямал-Ненец АО (3,6 %), 2 нче урында – Санкт-Петербург (4,4 %), 3 нче урында – Мәскәү (4,5 %)).

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Татарстанда гаиләләр катнашында меңләгән чара уздырылды. Бу хакта бүген Министрлыкның йомгаклау коллегиясендә министр Эльмира Зарипова сөйләде.

15 гыйнварда Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы балигъ булмаганнар белән «Минем тормышым минем кулларда» темасына тренинг элементлары белән дәрес үткәрде. Чара суицидаль тотышны профилактикалауга һәм тормышка аңлы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына гамәлгә ашырыла торган 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү чаралары комплексы кысаларында Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Алия Нигъмәтҗанова социаль участокларда «Гаилә шатлыгы» темасына дәрес үткәрде. Чарада социаль хезмәтләр алучы гаиләләр катнашты.

Өлкән яшьтәге халыкны укыту мәшгульлекне тәэмин итүнең бер коралы булып тора. 2024 елда 6 меңнән артык өлкән кеше укытылган.

«Ләйсән» балалар бакчасы һәм Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балаларына иҗади бүләкләр белән кунакка килделәр.

Н. Гарипова Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 24 ел эшләгән һәм инде пенсия турында уйлаган. Әмма пенсиягә чыгу аның өчен зур шатлык булмый, 2017 елда ул инсульт кичерә, ул бер елдан кабатлана. Елдан-ел хатын-кызның хәле начарая бара, һәм 2024 елда, үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен югалту сәбәпле, ул интернат-йортка керә.

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр иң яхшы архитектура-кулинария шедевры «Прәннектән өй» VII шәһәр конкурсында җиңүчеләр булдылар. Бу конкурста катнашу үзәкнең яхшы традициясенә әверелде инде.


14
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең мәдәни ял оештыру буенча белгече Таңсылу Хөснуллина «Россия төбәкләре социаль учреждениеләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталыкны иң яхшы тәкъдир итүгә өченче төбәкара смотр-конкурс – 2024»нең төбәк этабында 2 урынны яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International