Бию – сәламәтлеккә юл: «Изгелек» үзәгендә бию чарасы уздырдылар

2025 елның 13 мае, сишәмбе

13 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгече өлкән буын кешеләре арасында яңа танышулар булдыру максатыннан «Бию сәламәтлеккә юл буларак» дигән темага бию кичәсе үткәрде. Чара «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырылды.

Оештырылган кичәдә гаилә парлары гына түгел, иҗади сәләтләрен күрсәтергә теләгән башка социаль хезмәт алучылар да бик теләп катнашты. Бию күнегүләре яңа парларга берләшергә мөмкинлек бирде. Гаилә парлары күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф алды, ә яңа катнашучылар күңелле очрашулардан һәм танышулардан алган уңай хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International