«Җиңү вакыты» АКБО «Балчык әкияте» чүлмәкчелек остаханәсе» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Дәресләр Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында уза. Проект граждан җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы рәисе гранты акчаларына гамәлгә ашырыла.
Чүлмәкчелек остаханәсе булдыру һәм балаларны чүлмәкче һөнәренә өйрәтү – «Кама таңнары» социаль приютында әһәмиятле вакыйгага әверелгән уникаль проект. Чүлмәкчелек остаханәсендә балалар чүлмәкчелек эшенең нигезләре белән танышалар, чүлмәкче түгәрәгендә эшләнмәләр ясарга өйрәнәләр. Балалар чүлмәкчелек һәм балчык чыгару белән бәйле һөнәрләр, чүлмәкче куллана торган инструментлар белән танышалар. Шулай ук алар чүлмәкчелек сәнгатенең барлыкка килү тарихы турында да беләләр.
Проектта катнашучылар материалның үзлекләрен тәҗрибәләр аша өйрәнәләр, эш өчен балчыкны мөстәкыйль әзерләргә өйрәнәләр, чүлмәкче түгәрәгендә эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнәләр.