Бүген Ватанны саклаучылар елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлеге социаль хезмәт алучылары белән «Җирдәге тормыш өчен...» социаль-педагогик дәресе уздырылды.
Чара Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгына багышланган иде. Катнашучылар сугыш ветераны турында фильм карадылар, А. Твардовскийның «Василий Теркин» поэмасыннан «Поединок» бүлеген укыдылар һәм фикер алыштылар.
Чарада 15 кеше катнашты.