Җиңү көненә Алабуга интернат-йортында берничә чара уздырылды

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм чаралары Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында узды. Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчете волонтерлары өлкәннәрне иҗади номерлары белән котладылар, сувенирлар һәм сыйлар бүләк иттеләр.

Олы Качык авылы мәдәният йорты директоры Лариса Колосова «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе кысаларында биредә яшәүчеләр өчен мастер-класс үткәрде. Аның җитәкчелегендә өлкәннәр Җиңү көненә багышланган уникаль композицияләр иҗат иттеләр, соңыннан аларны тәрәзәләргә ябыштырдылар.

«Агыл, җыр» түгәрәгендә катнашучылар «Сугыш юллары белән» концерт программасын әзерләделәр. Концерт программасын шулай ук шәһәр Мәдәният сараеның «Забавушка» халык җыры ансамбле дә тәкъдим итте.

Көллият укучылары яз һәм Җиңү көйләре белән таныштырдылар.

«Үткән елларның тере хәтере» әдәби-музыкаль сәгатен 1 нче балалар музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары әзерләде.

Ә 9 майда интернат-йорт хезмәткәрләре һәм монда яшәүчеләр Мәңгелек утка һәм Советлар Союзы геройлары бюстларына чәчәкләр салдылар. Шуннан соң бәйрәм парады һәм Алабуга иҗат коллективларының «Бөек илнең Бөек Җиңүе» театральләштерелгән тамашасын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International