«Астра»да Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты узды

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары дәвам итә.

Белгечләр махсус хәрби операциядә катнашучылар белән бергә сугыш чоры инсталляцияләре белән ике фотозона ясаганнар. Тернәкләнүчеләр һәм үзәк кунаклары Бөек Ватан сугышы турындагы җырларны искә төшерделәр, биеделәр, солдат боткасы белән сыйландылар.

Бәйрәм концерт белән дәвам итте.

Покровский храмының актерлар төркеме Алабуга епархиясенең яшьләр хәрәкәте лидерлары белән берлектә педагог Марина Степанова сценарие буенча «Сугыш күләгәсе» театраль куелышын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International