Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында учреждениедә яшәүчеләр өчен урманда хәрби тематикага фотосессия оештырылды. Чарада катнашучылар истәлеккә матур фотосурәтләр калдыру өчен рәхәтләнеп фотога төштеләр.
Ял итүнең мондый формасы өлкән яшьтәге гражданнар өчен истәлекләрне сакларга һәм күңелле хис-кичерешләр бүләк итәргә сәләтле оригиналь һәм җәлеп итүчән сәяхәт булып чыкты. Нәкъ менә шуңа күрә фотосессияне кечкенә булса да, эчтәлекле сәяхәт дип атарга була, ул ихлас елмаюлар, шатлык белән тулы.