«Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Без беренче – без бергә» балалар һәм яшьләр өчен җәйге адаптив интенсив» проекты «Беренчеләр хәрәкәте» грантын алды.
2025 елның 10 маеннан 1 октябренә кадәр махсус ихтыяҗлары булган балалар өчен алты интенсив смена үткәрү планлаштырыла. Интенсивның максаты төрле мәгариф һәм мәдәни чаралар аша мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләрнең җәмгыятькә интеграциясе өчен шартлар тудырудан гыйбарәт.