24 гыйнварда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.
Игътибарны уяулык күрсәтү зарурлыгына юнәлтү, толерантлык һәм патриотизм формалаштыру максатында Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Экстремизм һәм террорчылык – хәзерге дөнья проблемалары» дигән әңгәмә үткәрделәр.
Шушы көннәрдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Алия Сафина балигъ булмаганнарның мәгълүмати иминлеген формалаштыру технологиясен гамәлгә ашыру планы кысаларында «Имин Интернет көне» уен дәресе үткәрде. Социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашындагы чара 3 нче социаль участокта узды.
23 гыйнварда «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева Тукай муниципаль районы Ветераннар советының беренчел иҗтимагый оешмалар рәисләре һәм «көмеш» волонтерлар белән киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә барышында районның авыл җирлекләрендә «Актив озын гомерлелек» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Владимир Рыжов белән очрашу-әңгәмә узды.
Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 34 529 берәмлекне тәшкил итте.
Бүген Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагог Мария Исаева өлкән буынга ярдәм акциясе оештырды. Чара Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә игътибар һәм кайгырту – безнең уртак бурычыбыз. Теләсә нинди ярдәм – матди, психологик, юридик – бик мөһим һәм кирәк.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында аш-су мәктәбенең чираттагы дәресендә пилмән ясау буенча мастер-класс оештырылды. Чара Студентлар көненә багышланган иде, шуңа күрә монда яшәүчеләр кәбестә эчлеген сайладылар.
Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү системасының иң яхшы хезмәткәрләрен һәм тәэмин итүчеләрен билгеләү максатларында Министрлык Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабын үткәрә.