Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 3 нче балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары концерт программасы белән чыгыш ясады. Концерт Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
Яшь музыкантлар төрле музыка коралларында классик әсәрләр уйнадылар. Шулай ук тематик биюләр, татар, рус һәм тирән эчтәлекле халык җырлары, шулай ук хәзерге композиторларның әсәрләре дә бар иде.
Залдагы атмосфера шатлык һәм эчкерсез хисләр белән тулы иде.