Татарстанның мәшгульлек хезмәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга эш табарга булыша

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Һәркем өчен эш эзләү планы эшләнә. Мәшгульлек хезмәте белгечләре социаль адаптацияләү, һөнәри юнәлеш бирү һәм психологик ярдәм буенча чаралар үткәрә. Кирәк булганда, МХО катнашучыларын «Кадрлар» илкүләм проекты һәм мәшгульлеккә ярдәм итү республика программасы кысаларында укырга һәм өстәмә һөнәри белем алырга җибәрәләр.

Ел башыннан мәшгульлек хезмәте махсус хәрби операциядә катнашкан 35 кешегә эшкә урнашырга ярдәм итте.

Яр Чаллыда мәшгульлек үзәге белән «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ территориаль идарәсе актив хезмәттәшлек итә. Анда МХОда катнашкан өч кеше эшкә урнашкан, аларның икесе – 3 төркем инвалид.

Баулы районында МХОда катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын ТР Баулы районының «Кырым-Сарай урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ, Богуруслан район нефть үткәргеч идарәсе актив эшкә урнаштыра.

Биектау районында «Сафтпласт» ҖЧҖ, «Синтез-Сандра» ҖЧҖ, «Астра-Синтез» ҖЧҖ, «Двери» ҖЧҖ, «РМЗ» ҖЧҖ, «Белая аллея» ТК кебек предприятиеләр МХОдан кайткан гражданнарны эшкә урнаштырырга әзер булуларын белдерде.

Лаеш районында «Ак барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ филиалы булган «Яратель» кошчылык фабрикасы инвалидларны да, элек хөкем ителгән гражданнарны да эшкә урнаштыруда актив катнаша. Ел башыннан ике кеше эшкә урнаштырылган, шуларның берсе – элек хөкем ителгән, берсе инвалид.

Бөгелмә районында МХОдан кайткан гражданнарны һәм аларның гаилә әгъзаларын 14 оешма эшкә алырга әзер.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең өстенлекле бурычларының берсе булып тора. Район оешма-предприятиеләренең кадрлар хезмәтләре белән МХОда катнашучыларны эшкә урнаштыру яки элеккеге эш урыннарына кайтару буенча эш даими алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International