Тукай районында тыл хезмәтчәнен туган көне белән котладылар

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Тукай районының Калмаш авылыннан тыл хезмәтчәне, социаль хезмәтләр алучы Люция Метшина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Сабитова, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Алсу Зыятдинова, авыл җирлеге башлыгы Фердинант Шәвәлиев килде.

Люция Метшина Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын, сугыштан соңгы чор авырлыкларын күрә. Шуңа да карамастан, юбиляр үз язмышыннан зарланмый, ул бүген аны ярату һәм игътибар белән чолгап алган һәркемгә чын күңелдән рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International