Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль эш буенча белгече Анна Михеева өлкәннәр өчен кич утыру оештырды.
Мондый чаралар – пенсионерлар өчен аралашуның иң җылы формасы. Бер өстәл артында өлкән буын кешеләре җыелды. Интернат-йортта яшәүчеләр үткәннәрне искә төшерделәр, тормышларының иң якты мизгелләре турында сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Сөйләшә-сөйләшә әбиләр пицца пешерделәр, яраткан җырларын җырладылар, такмаклар башкардылар. Чара азагында барысы да хуш исле үлән чәе һәм пицца белән сыйландылар.