«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтә

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагылар махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр.

Интернат-йортта яшәүчеләр берничә атна дәвамында консервланган продуктлардан бушаган калай банкалар әзерләде. Окоп шәме – кулдан ясалган универсаль җайланма, ул кешене берничә сәгать җылылык белән тәэмин итәргә, шулай ук ризыкны җылытырга мөмкинлек бирә.

Булачак шәмнәрне әзерләүдә социаль хезмәтләр алучы Минач Гыйматдинов актив катнаша. Ул сугышчыларга ярдәмгә махсус хәрби операция башланганнан бирле кушылды. Банкалардан тыш, Минач Гыйматдинов «Чистай – фонтка» хәрәкәте волонтерларына үзе җыйган нарат күркәләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International