Яшүсмерләр өчен эш – һөнәри күнекмәләр алу һәм тәҗрибә туплау, беренче акча эшләү һәм мөстәкыйльрәк булу мөмкинлеге.
14 яшьтән 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары өчен иң күп вакансияләрне туклану өлкәсе, кунакханә бизнесы, мәктәпкәчә һәм медицина учреждениеләре, шулай ук «Казанькомпрессормаш», «Түбән Кама электр челтәрләре», «Татнефть – Забота», В. Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ һәм «КАМАЗ» ГАҖ кебек эре предприятиеләр тәкъдим итә.
Эш табу өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә яки «Россия эше» порталыннан (https://trudvsem.ru) файдаланырга мөмкин.
Эш бирүчеләр өчен яшүсмерләрне эшкә урнаштыру – булачак кадрларга нигез салу өчен менә дигән мөмкинлек. Шулай ук икътисадны квалификацияле белгечләр белән тәэмин итүгә яшь буынны әзерләү һәм эшкә урнаштыруның нәтиҗәле системасын булдыруга юнәлдерелгән «Кадрлар» илкүләм проекты да ярдәм итә.