Бөгелмәлеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Бөгелмә мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы белгече Наталья Матвеева халыкның мәшгульлеге өлкәсенә караган юнәлештә юридик характердагы консультация үткәрде.

Чараның төп максаты Бөгелмә шәһәренең якланмаган һәм аз керемле гражданнарына консультация ярдәме күрсәтү иде. Анда төрле социаль төркемнәрне чагылдыра торган 5 кеше катнашты. Күпчелеге – аз тәэмин ителгән категория гражданнар:  пенсионерлар, эшсезләр, инвалидлар, ягъни дәүләт һәм җәмгыятьтә социаль ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган кешеләр, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар, шулай ук беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләр.

Бу көнне бирелгән сораулар хокукый-хезмәт мөнәсәбәтләренә, халык мәшгульлегенә кагылышлы законнар турында булды. Мөрәҗәгать итүчеләр үзләренең сорауларына квалификацияле тулы җаваплар алдылар. Шулай ук әлеге гражданнарга язма күрсәтмә-киңәшләр дә тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International