“Астра” үзәгендә  “Дөнья халыклары бердәмлеге ” әңгәмәсе үтте

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Алабуга  районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" реабилитация үзәгендә  тәрбиячеләр “Дөнья халыклары бердәмлеге ” дигән әңгәмә үткәрде.

Әңгәмәнең максаты барлык халыкларга карата уңай мөнәсәббәт һәм мәхәббәт хисен үстерү, эмоциональ ярдәмчеллек, игелеклелек хисләре тәрбияләү.

Дәрес вакытында балалар планетада яшәүче төрле халыклар, аларның мәдәнияте белән таныштылар. Аннары “Кем кайда яши?”, “Гаиләңне җый”, “Әйдәгез исәнләшәбез” уеннарын уйнадылар.

Дәрес ахырында балалар дөнья халыклары дуслыгы турында “Безнең туган планета” дигән ролик карады. Төрле илләрдәге кешеләр бер-берсе белән дус булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International