Мамадышта эш эзләүчеләргә ярдәм 

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

15-16 апрель көннәрендә Казан шәһәренең “Бинк” өстәмә һөнәри белем бирүче эшлекле  социаль клубының белгече Любовь Маслова Мамадыш районының мәшгульлек үзәгендә эш эзләүчеләр өчен социаль адаптация дәресе уздырды.

Бу чараның төп максаты - эшсез калучыларга  эш эзләү чорында очраган авырлыкларны җиңү юлларын аңлату.

12 кешегә мөстәкыйль эш эзләү күнекмәләре, үзең турында резюме язу, эш бирүче белән дөрес итеп әңгәмә кору, үзеңнең булдыклылыгыңны күрсәтә белергә күнегүләр уздылар.

Әлеге дәресләр эшсезләрне сүлпәнлеккә, күңел төшенкелегенә бирелмичә, тормышка югары караш белән яшәүне дәвам итеп, эш эзләү чорын киметүгә юнәлдерә.

Тыңлаучыларга дәрес барышы бик ошады, алар үзләрен иркен тотып, әңгәмә бик югары дәрәҗәдә барды.

Чара ахырында һәр катнашучыга эш эзләү буенча үзе өчен махсус төзелгән язма киңәш-тәкъдим бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International