Алабугада "Турникетларсыз атна" Бөтенроссия акциясе старт алды

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

16 апрельдән Алабугада "Россиядә эшлә!" программасы уңаеннан "Турникетларсыз атна" бөтенроссия акциясе башланды.

Акциянең төп максаты - мәктәп укучыларына заманча предприятиеләр эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү, машина төзелешендә ихтыяҗ булган эшче һөнәрләрнең һәм инженер белгечлекләренең абруен күтәрү.

Әлеге чарада мәктәп укучылары гына түгел, Алабуга районы "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә исәптә торучы балалар да катнашты. Алар педагоглар һәм белгечләр белән берлектә Алабуга автомобиль заводында булдылар.

Җитештерү цехлары буенча экскурсия вакытында өлкән сыйныф укучылары токарь, шомартучылар, фрезерчылар, эретеп ябыштыручылар эшен күзәттеләр. Нефть-газ сәнәгате өчен махсус машиналар җыю процессы белән таныштылар, эретеп ябыштыру, буяу, конвейер җыю һәм техника сынауны үз эченә алган "ELAZ-BL" экскаваторлар - төягечләр эшләү циклын күрделәр.

Хезмәткәрләр белән аралашу барышында балалар заводта кирәкле һөнәрләр, әлеге профиль буенча белем алу, хезмәт хакы һәм карьера перспективалары турында сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International