Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арчаның машина йөртүчеләр мәктәбендә ДОСААФ та экскурсиягә бардылар.
Анда алар булачак машина йөртүчеләр шөгыльләнә торган бүлмәләрне карадылар. Зур кызыксыну белән автомобильнең һәр детален, яктырткычларын сүндереп, яндырып тикшерделәр. Аннан соң өйрәнү тренажерлары классына үттеләр. Балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен, куркыныч хәл туса үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Автосынау тапшыра торган класста, яшүсмерләр хәтта сынау да бирде. Бәлки алар арасында да кемдер бу һөнәрне сайлар.
Тәрбиячеләр әйтүенчә, мондый экскурсияләр балаларда җаваплылык, үз көчләренә ышаныч кебек хисләр тәрбияләүдә һәм киләчәк һөнәрләрен сайлауда мөһим чара булып тора.