Апас районында ата-аналар өчен психологик уен үткәрелде

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

16 апрель көнне Апас районы "Рассвет"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ата-аналар өчен чара узды.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "Ата-аналар раунды" дигән өстәл психологик уенын үткәрде.

Катнашучыларга уен рәвешендә бала, ата-ана һәм гаилә мөнәсәбәтләренең катлаулы дөньясын колачларга туры килде.

Уен бала тәрбияләү барышында килеп катлаулы ситуацияләрне ачыкларга, төрле кыенлыкларның сәбәпләрен аңларга, үзеңне һәм гаилә әгъзаларын яхшырак аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International