Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге шәһәр буйлап экскурсия оештырды

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Гражданнарның мобильлеген һәм социаль активлыгын арттыру, аларны районның мәдәни тормышына җәлеп итү максатыннан Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Лилия Гурьева социаль хезмәтләр алучылар өчен экскурсия үткәрде.

"Соңгы елларда Минзәлә районында активлык, җанлану сизелә. Биредә бик күп якты вакыйгалар була, шәһәрнең тышкы кыяфәте үзгәрде", – ди шәһәр буенча экскурсия алып баручы белгеч. Өйдә хезмәт күрсәтүчеләргә Урман чишмәсе ничек төзекләндерелүен, шәһәр паркларының танымаслык булып үзгәрүен күрсәттеләр. Шәһәр пляжын төзекләндерү пенсионерларда аеруча зур тәэсир калдырды.

Экскурсия ахырында хезмәт күрсәтүчеләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган концертка чакырылды, аларга ромашка бәйләмнәре бүләк иттеләр. Алар озак еллар бергә гомер иткән, төрле сынаулар кичергән, әмма гаилә учагын сүндерми саклый алган гаиләләр өчен чын күңелдән шатландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International