Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә гаилә кыйммәтләрен популярлаштыралар

2019 елның 9 июле, сишәмбе

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм изге князь Петр һәм аның хатыны Феврония истәлегенә багышлана.

Әлеге бәйрәм елдан-ел популярлаша бара. Күп кенә шәһәрләрдә төрле тантаналы һәм бәйрәм чаралары үткәрелә. Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә бу бәйрәмнән читтә калмады. Алар исәптә торучы гаиләләр белән "Гаилә сакчысы" дигән күмәк эш башкарды.

Әлеге чараның максаты - гаиләне берләштерү. Балигъ булмаган балалар һәм аларның әти-әниләре зур кызыксыну белән бәйрәмнең барлыкка килү тарихын тыңлады һәм күмәк эштә катнаштылар.

Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Балык Бистәсе  муниципаль районында “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм  күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре “Гаилә даирәсендә” дип аталган фотозона әзерләде, ромашка символы белән беләзекләр өләштеләр. Бәйрәмгә  социаль хезмәт алучы 35 гаилә балалары белән чакырылды.

 Бәйрәмнең максаты: гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру,гаилә социаль институтын ныгыту.

Чарада катнашучылар бәйрәм символын искә төшерде, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы – ромашка образында фотога төштеләр.

Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә 9нчы июльдә музыка җитәкчесе Н.Городилова тәрбиячеләр белән берлектә 38 бала һәм аларның әти-әниләре өчен Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган бәйрәм үткәрделәр. 

 Бәйрәм вакытында эмоциональ уңайлылык атмосферасы булдырылды: барысы да бергәләп табышмакларга җавап бирделәр, туп белән уйнадылар, биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International