"Шәфкать" үзәге психологы "Ана булырга психологик әзерлек" темасына дәрес үткәрде

2019 елның 9 июле, сишәмбе

"Яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча идарә тармаклары арасында хезмәттәшлек итүне оештыру" технологиясен тормышка ашыру кысаларында Тукай үзәк район хастаханәсендә "Шәфкатъ" психологы - Насырова Ләйсән "Ана булырга психологик әзерлек" темасына дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты йөкле хатын-кызларга яңа социаль рольне кабул итәргә булышу, җиңел бала табуга һәм яхшы вакыйгаларга ышаныч арттыру. Дәреснең төп бурычы - хатын-кызларның йөклелекне ничек кичергәнен ачыкларга, психоэмоциональ хәлне тотрыклыландыру өчен файдалы ысуллар белән таныштыру, социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында мәгълүматны бирү.

Дәрес башында йөкле хатын-кызларга "Минем йөклелек" (Филиппова Г.Г.) дигән тест үтәргә тәкъдим ителде аның максаты йөклелекне ничек кичергәнне ачыкларга. Аннан соң психолог йөклелек белән бәйле үз хисләрен аңларга һәм кабул итәргә тәкъдимнәр, психологик белемнәр бирде. Чарада Тукай муниципаль районының 11 йөкле хатын-кызлары катнашты һәм алар алга таба мондый дәресләргә йөрергә теләкләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International